На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Мөслимдә туып-үскән рәссам Рәйхан Хантимеровның туган ягында күргәзмәсе ачылды

Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, биредә туып-үскән Рәйхан Хантимеровның эшләр күргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында хәбәр ителә.

Рәссам иҗади тормышындагы беренче адымнары турында сөйләде, эшләре белән таныштырды. Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин күргәзмә авторының иҗаты белән соклануын белдерде һәм Рәйхан Хантимеровка Рәхмәт хаты тапшырды.

ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары, Хантимеровның иҗатташ дуслары чараның сәбәпчесенә җылы теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Рәссамга ихлас теләкләрен һәм горурлану сүзләрен иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, халык язучысы, драматург Фоат Садриев та белдерде.

Чара район мәдәният йорты үзешчәннәренең музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.

Фото: © Гөлназ Җәлилова

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх