На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда салкыннар аркасында мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин

Салкыннар аркасында Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Синоптиклар алдагы көннәрдә һава температурасының 28 градуска кадәр төшүен фаразлый, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«23 градус салкын булганда авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, 25 градус салкын булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында, 27 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында, 30 градуста авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында, 32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында дәресләр тукталып торырга мөмкин», – диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта, бөтен мәктәпләр һәм укытучылар элекке режимда эшли. Әгәр әти-әниләрнең балаларын калдырырга кешесе юк икән, мәктәпләр баланы теләсә нинди температура булганда кабул итә ала һәм кайнар ризык белән тәэмин итә. Өстәвенә, әти-әниләр баланы өйдә калдырганда, аның мәктәпкә килмәячәге турында укытучыны кисәтергә тиеш.

Кыш көне кече сыйныфлар өчен физкультура дәресләре һава температурасы 3 градустан да түбән булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаганда, олы сыйныфлар өчен температура 10 градустан түбән булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаганда гына урамда үткәрелә.

Шулай ук Мәгариф министрлыгы -25 градус һәм аннан түбәнрәк температура булганда укучыларны мәктәп автобусларында йөртмәскә һәм аларны муниципалитет чикләреннән чыгармаска киңәш итә.

Ссылка на первоисточник
наверх