На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Әлмәттә уяу күрше пенсионерны мошенниклардан коткарган

Әлмәттә яшәүче уяу күрше пенсионер хатынны мошенниклардан коткарып калган. Ул күршесенең үз-үзен тотуында сәерлек күргән, җирле полициянең кизү частена мөрәҗәгать иткән. Куркуга төшкән өлкән яшьтәге хатын баскыч читлегендә кычкырып аралашкан. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, ул каядыр ашыккан һәм ярдәм турындагы тәкъдимнәргә җавап бирмәгән.

Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Күршесе шундук аңлап ала: олы яшьтәге бер ханым аферистларга юлыккан. Ул шунда ук полициягә шалтырата һәм хокук саклаучыларның килүен көтә.

«Пенсионер билгесез кешеләр аңа акчаларын саклап калырга ярдәм итүенә шулкадәр нык ышанган, башта оперативникларны тыңлаудан һәм булган хәлләргә ышанудан баш тарткан. Тикшерүче кабинетына килеп кергәч кенә, барлык фактларны чагыштырып һәм аргументларны тыңлагач кына, хатын-кыз үзен алдаганнарын аңлаган», - дип шәрехли Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы вәкилләре.

Хокук саклаучылар булган факт буенча җинаять эше кузгаткан.

Ссылка на первоисточник
наверх