28 гыйнварда Азнакай районында Бөек Ватан сугышының бердәнбер ветераны, районның Мактаулы гражданины Әюпов Гайнулла Гаффаз улы 103 яшендә вафат булды. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
Ул 1921 елның 21 мартында Башкортостан Республикасының Аскино районы Урмияз авылында туа. 1940 елның октябрь аенда Ерак Көнчыгышның Амур өлкәсенә Кызыл Армия сафларына чакыралар.
Ул анда машина йөртүчеләр курсларында укый. 1941 елның декабрь аенда яңа дивизия составында Сталинград өчен сугышка китә. Ул үзенең «полуторкасында» сугыш кирәк-яраклары ташый, аннан яралыларны госпитальгә алып чыга.Сталинградтан соң дивизияне Кишинев юнәлешендә җибәрәләр. Ул 5 нче Удар Армия командующиен йөртә. Илебез территориясеннән фашистларны куганнан, Варшаваны азат иткәннән соң, Берлинга кадәр барып җитә. Җиңүне Рейхстаг янында каршылый.
1946 елда туган якларына кайта. 1953 елда Азнакай районына күчеп киләләр. Гайнулла Гаффаз улы АТХ—8 дә машина йөртүче булып эшли. 21 ел дәвамында Азнакай пассажир автотранспорт предприятиесендә пассажирлар йөртә.
«Кызыл Йолдыз» ордены, «Берлинны алган өчен» медале, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен юбилей медальләре, «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Тормыш иптәше белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Свежие комментарии