Леонид Слуцкий җитәкчелегендә депутатлар төркеме бушлай җир алырга хокуклы гражданнар исемлеген киңәйтергә һәм анда кимендә 10 ел бергә яшәгән һәм кимендә бер баласы булган парларны да кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Газета.ru» хәбәр итә.
Слуцкий сүзләренчә, Россиядә 20 миллион гектарда ташландык сөрү җире һәм кешесез калган 25 мең торак пункт бар.
Бу территорияләрне эшчән кешеләргә биреп, мегаполисларны гына түгел, ә бөтен илне үстерергә була. Моннан тыш, мондый чара гаиләләрне ныгытырга һәм балалар тууны арттырырга этәргеч бирәчәк.Җир кишәрлеге һичшиксез барлык кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителергә, шулай ук гаиләнең барлык әгъзаларына тигез өлешләрдә булырга тиеш, диде Слуцкий.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии