На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Песков: Махсус операция иң башта куелган максатларга ирешкәннән соң тәмамланачак

РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Украинадагы конфликт Мәскәү махсус хәрби операция кысаларында куелган максатларга ирешкәннән соң гына тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Әлбәттә, бу конфликт мөмкин кадәр тизрәк тәмамлансын иде, ул Россия иң башта куйган бурычларга ирешкәч кенә тәмамланачак.

Конфликтны сәяси-дипломатик чаралар белән җайга салу яхшы булыр иде», – дип билгеләде Песков.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциянең максаты – Украинаның атом-төшсез һәм нейтраль статусы, аның демилитаризациясе һәм денацификациясе, шулай ук РФ тарихи территорияләренең Россиянеке булуын тану.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх