
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәренә шефлык ярдәме кысаларында шәһәр хастаханәсендә булды. Баш табиб Эдуард Кравченко белән эшлекле киңәшмәдә башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм кадрлар кытлыгын хәл итүгә басым ясап, алга таба хезмәттәшлек өстенлекләре билгеләнде.
Ринат Садыйков инфраструктураны торгызуда шактый алга китеш булуын билгеләп үтте. Хастаханәнең азык-төлек блогы капиталь ремонтланган һәм торгызылган, хәзер ул стационар пациентларын көн саен җылы ризык белән тәэмин итә. Республиканың «Яңарыш» инвалид балаларны социаль тернәкләндерү үзәгенә аерым игътибар бирелде: биредә җылыту системасы ремонтланган, яңа җиһазлар, укыту-методик материаллар һәм махсус җиһазлар, шул исәптән электр коляскалар куелган.
Татарстан районнарыннан балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә адреслы ярдәм килде. Моннан тыш, Татарстан хирурглары Лисичанск шәһәр хастаханәсендә Рубежное пациентлары өчен 12 планлы операция уздырган.
«Кадрлар мәсьәләсе - фронт яны шәһәрләрендә генә түгел, ә безнең Татарстанда да өстенлекле мәсьәлә. Шуңа да карамастан, без хезмәттәшләребезнең ихтыяҗларын аңлыйбыз», – диде Ринат Садыйков.
Фикер алышуның төп темасы Татарстан белгечләрен командировкалар форматында җәлеп итү механизмын эшләү булды. Рубежное һәм Татарстан табиблары арасында тәҗрибә уртаклашу өчен «коммуникация күпере»н җайга салу планлаштырыла, бу халыкка медицина хезмәтенең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Эдуард Кравченко сүзләренчә, хастаханә җитәкчелеге һәм шәһәр администрациясе Татарстан белгечләрен кабул итү өчен бөтен шартларны тудырачак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии