Казанда Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән хезмәттәшлек турында фикерләре белән уртаклашты.
«Агентлык турында берничә яссылыкта әйтергә телим: иң беренче чиратта, Габдулла Тукай музее белән мөнәсәбәте. «Татар-информ» татар халкы мәдәниятенә һәм сәнгатенә бик игътибарлы.
Мәдәниятебездәге күренекле шәхесләрнең эшчәнлеген тирән яктыртырга омтыла. Без музейда 20 нче гасыр башындагы шәхесләр хакында күбрәк мәгълүмат бирергә тырышып, шул чорны өйрәнгән галимнәр, шул теманы яктырткан иҗат әһелләре белән кичәләр оештырабыз. «Татар-информ» һәрвакыт шул чараларга игътибарлы булып кала: туры эфирлар оештырып, фото-видео материалларны киң катлам җәмәгатьчелеккә җиткерә. Үзләренең фикерләре белән баетып, безнең чаралар хакында тирән эчтәлекле мәкаләләр язып чыга», – диде Гүзәл Төхвәтова.Ул агентлыкның музейда булачак чаралар турында алдан халыкка җиткерүдә дә зур роль уйнавын, бу яктан «Татар-информ»ның музей эшчәнлеген яктыртуда әһәмиятен билгеләп үтте.
«Икенче яктан әйтсәк, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты буларак, «Татар-информ»да басылып чыккан язмаларны студентларыбыз белән эшләгәндә дә файдаланабыз, чөнки анда бүгенге көндәге әдәби, мәдәни тормышыбызга кагылышлы, проблемалар күтәрелгән, уңышлар яктыртылган, кимчелекләр турында да сөйләнгән тирән эчтәлекле мәкаләләр басыла. Без аларны студентлар белән бергә анализлап, фән юнәлешендә өйрәнәбез», – диде музей мөдире.
Ул «Татар информ»да басылып чыккан мәкаләләр шәхсән үзенә дә бик якын, кызык булуын әйтте.
«Мин анда яңалыкларны белеп барам, үземне кызыксындырган темаларга анализ күрәм. Күңелем тулган чакларда укып алырга кызыклы фикерләр табам. Шәхесләр турында мәгълүмат бирәлә, төрле яңа юнәлешләр күрсәтелә», – диде Гүзәл Төхвәтова.«Татар-информ»ны туган көне белән котлыйм! Иҗади уңышлар, яңа үрләр яуларга насыйп булсын. Сайланган юнәлештә барып, татар тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына тугры булып калуын телим», – дигән теләкләрен җиткерде музей директоры.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии