На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Ильяс Камал милли музыка турында: Без күтәрелешкә якын, композиторларыбыз актив иҗат итә

Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал милли музыкада кризис булмавын әйтте.

«Без күтәрелешкә якын, чөнки композиторларыбыз актив иҗат итә. Шунысы яхшы – барысының да иҗатлары гөрли, иҗат итәргә вакыт табалар.

Татарстан Композиторлар берлегендә әгъза булып торган 39 композитор һәм 20 музыка белгечләренең һәрберсе диярлек иҗат итә. Һәр кеше үзенең юнәлешен алып бара. Кемдер хорлар белән, кемдер камера яки симфоник жанрда эшли. Күләмле жанрларда эшләү кыен, чөнки күбесе аның перспективасын күрми, башкарырга мөмкинлек аз. Азрак күләмдәге составлар белән башкару җиңелрәк», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның фикеренчә, театр музыкасы өлкәсендә дә профессиональ композиторлар эшли башлаган. «Бу мине бик сөендерә. Берара электрон музыка белән генә, композиция буенча тулы белеме булмаган кешеләр күбрәк эшли иде. Хәзер профессиональ композиторлар бу юнәлештә күбрәк эшли башлады. Бу – бик яхшы күренеш. Бу хакта театр сөючеләр дә әйтә. Музыка – ул бик мөһим фактор. Театр музыка белән бергә формалашкан. Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның музыкаль драмалары – үзе бер күрсәткеч», – диде Ильяс Камал.

 

Ссылка на первоисточник
наверх