На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Түбән Камада Ватанны саклаучылар музей комплексын төзү планлаштырыла

Түбән Камада Ватанны саклаучылар истәлегенә музей комплексы Җиңү монументы территориясендә парковка зонасы янында барлыкка киләчәк. Проект эшләре тәмамлану стадиясендә, ниятләнгәннәрне тормышка ашыру өчен финанслау чыганагы эзләнә. Проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Музей комплексы гомуми мәйданы 1,3 мең кв. метр булган ике каттан торачак. Бинаны төзү генә түгел, аның тирәсен дә төзекләндерү планлаштырыла. Моннан тыш, Мәңгелек утка илтүче аллея буйлап истәлек такталары урнаштырылачак.

Искәртик, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин мондый музейны төзү планнары турында берничә тапкыр җиткергән иде. Ул билгеләп үткәнчә, булачак комплекс истәлекле зоналарга – махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына, Бөек Ватан сугышында солдатларның батырлыгына һәм локаль сугышларда һәлак булган катнашучылар истәлегенә бүленәчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх