Казан инновацион университеты көллиятенең Бөгелмә филиалының икенче курс студенты пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә чыгыш ясады. Нияз Гыйләҗев егетләр арасында өч төрле спорт күнекмәләреннән торган классик ярышта икенче урынны яулады. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Бөгелмәле 83 кг авырлык категориясендә 430 кг авырлыкны алды.
Спортчының тренеры Алинә Дәүләтшина.
Свежие комментарии