Кайбыч районы Чүти авылында шәхси эшмәкәр Дамир Шәрәфетдинов пилорамыннан махсус операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.
Лисичанск шәһәреннән махсус кайткан «КамАЗ» автомобиленә 15 куб. метр такта, төзелеш материаллары, район халкы акчасына сатып алынган эш кораллары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, шәхси посылкалар җибәрелде.
Йөкне төяп озатуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки, Ульянково, Олы Кайбыч авыл җирлекләре башлыклары, ир-егетләре катнашты.
«Бүгенге йөк Ульянково авылында туып-үскән, 2014 елдан бирле яу кырында булган, җирлек башлыгы Фәридә Сундурованың элеккеге укучысы Максим Карсаков үтенече буенча җибәрелде. Лисичанск шәһәрендә Максим, ТР вәкиле Фәнил Әһлиуллин белән күрешеп, блиндажлар төзү өчен төзелеш материаллары белән ярдәм итүен үтенгән. Ул бу үтенечне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга җиткергән. Шул үтенеч нигезендә оештырылган ярдәм бу», — диде Рәмис Хәялиев.
Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов әйтүенчә, Дамир Шәрәфетдинов пилорамыннан махсус операция зонасына бу юлы унынчы тапкыр йөк җибәрелә.
Лисичанск шәһәрендә урнашкан хәрби часть старшинасы Андрей Шубин гуманитар ярдәм өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Петр Таракановка, Дамир Шәрәфетдиновка, район халкына олы рәхмәтен җиткерде.
Свежие комментарии