На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Лаеш районы Пәрәү авылында Бөек Җиңү җырларын башкардылар

Лаеш районы Пәрәү мәдәният йортында «Җыр белән дошманны җиңдек» дип исемләнгән кичә узды. Кичәдә авыл халкы Бөек Ватан сугышы вакытында башкарылган җырларны искә төшерде. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Музыка борынгы заманнардан ук сугышта көчле корал булган. Сугыш елларында башкарылган җырлар кешеләрне берләштергән, аларның рухын күтәргән, шулай ук халыклар арасындагы дуслыкны ныгыткан.

Бүген без сугышта һәлак булган бабайлар, әбиләр һәм башка туганнарыбыз белән сөйләшә алмыйбыз. Әмма без алар үз вакытында җырлаган җырларны җырлый алабыз. Бу җырларда без аларның тиңдәшсез батырлыгын күрә алабыз.

«Җырлар белән миллионнар атакага барган. Җырлар артиллерия залпы кебек көчле яңгыраган, һәркемнең йөрәгенә үтеп кергән һәм Җиңү безнең якта булачагына ышаныч тудырган», – диелгән хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх