На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...
  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...

Икътисадчы яшелчәләрнең кыйммәтләнү сәбәбен атады

Россиядә яшелчәләрнең кыйммәтләнүенә климатик фактор, шулай ук чыгымнар инфляциясе йогынты ясаган. РФ авыл хуҗалыгы министрының элекке урынбасары, икътисад фәннәре докторы Леонид Холод «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Беренче сәбәп – гомуми инфляция, ул төп азык-төлек продуктлары секторында бераз югарырак.

Бу нәкъ менә соңгы вакытта шактый кыйммәтләнгән «борщ җыелмасы», - диде ул.

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча азык-төлектән барыннан да бигрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш (22 процентка) кыйммәтләнгән. Әйтик, бәрәңге бәясе – 90,5 процентка, кәбестә – 42,6 процентка, суган – 46,5 процентка, чөгендер 32,3 процентка арткан.

Холод, бәрәңгенең, мисал өчен, климатик фактор аркасында кыйммәтләнүен әйтте.

«Һава торышына «рәхмәт». Узган ел иҗтимагый секторда бәрәңге җитештерү 1 200 мең тоннага кимеде. Бу аны үстерергә теләүчеләр булмаганга түгел, барысы да һава торышына бәйле. Климат үзгәрә, җылына бара, бу авыл хуҗалыгы продукциясендә һәрвакыт яхшы чагылыш тапмый», - диде ул.

Һава торышы бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендергә тискәре йогынты ясады. Сүз уңаеннан, шикәр чөгендере, димәк, шикәр дә кыйммәтләнүен дәвам итәчәк, дип саный Холод. Узган ел ул 6,8 миллион тоннага азрак – 44 миллион тонна җыеп алынган.

Импорт продукция булган товарлар төркеме турында сүз барганда шулай ук санкцион фактор да тискәре йогынты ясый. Әйтик, бәрәңге, кишер һәм суганның бер өлеше чит илләрдән кертелә иде. Моңа логистикага чыгымнарның артуы да өстәлә.

Яшелчәләр чыгымнар инфляциясе нәтиҗәсендә дә кыйммәтләнде, икенче төрле әйткәндә, җитештерү чыгымнары артты.

«Энергия, җылылык, авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау бәясе артты. Яшелчәләрне ачык грунтта үстергәндә кулланыла торган техниканың бер өлеше – чит илнеке. Ремонтка логистика һәм түләү чыгымнары күтәрелде», - дип өстәде Холод.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх