На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...
  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...

Яңа Чишмә районы башлыгы махсус операциядә катнашучы хәрбиләр белән очрашты

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов кыска вакытлы ялга кайткан яки яраланганнан соң реабилитация узучы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.

Муниципалитет башлыгы чәй табыны янында хәрбиләр белән аралашты, сорауларын һәм үтенечләрен тыңлады. Очрашуда социаль хезмәтләрнең җитәкчеләре (алар хәрбиләрне борчыган сорауларны хәл итәргә булышачак), шулай ук гуманитар ярдәм формалаштыручы һәм алгы сызыкка илтүче волонтерлар да бар иде.

«Ватанны саклаучылар ышанычлы тыл булуын һәрвакыт тоярга тиеш. Без алгы сызыктагы хәрбиләребезгә ярдәм күрсәтәбез һәм булышуны дәвам итәбез. Шулай ук аларны эшкә урнаштыруда да ярдәм итәчәкбез», - дип искәртте Вячеслав Козлов.

Очрашу ахырында район башлыгы якташларына Ватанга лаеклы хезмәт иткәннәре өчен рәхмәт әйтте, җиңү белән тизрәк өйгә кайтуларын теләде һәм акчалата ярдәм тапшырды.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,2 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Татарстанның Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте фотолары.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх