На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак

19 октябрь көнне Бөгелмә мөхтәсибәтендә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Быел әлеге чара Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы, шулай ук һиҗри буенча 1447 елда Пәйгамбәребезнең 1500 еллыгы уңаеннан узачак.

Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөнәҗәтләр фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны саклау һәм үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәк башкаручылар чакырыла. Алар үз осталыкларын «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинацияләрендә сынаячак. Жюри катнашучыларның башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүенә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк.

Фестивальнең җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак һәм конкурста катнашу хакында сертификатка ия булачак.

«Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале 2025 елның 19 октябрендә 09:00 сәгатьтә Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3нче йорт.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2025 елның 10 октябренә кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68 йорт адресы буенча һәм bugulma-muhtasibat@mail.

ru һәм tatar.sentre@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх