Татарстанның өч югары уку йорты, Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты, 2023 ел йомгаклары буенча RAEX («РАЭКС-Аналитика») агентлыгы төзегән Россиянең 100 иң яхшы югары уку йорты рейтингына керде.

КФУ 3.
6989 балл җыеп, 20 урынны яулады. Казан университеты белем бирү эшчәнлеге буенча 23, мәктәп тәмамлаган укучылардан ихтыяҗ буенча 25, ә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе буенча 12 позициядә урнашкан.

Казан медицина университеты 2,6037 балл белән 44 урынга лаек булды. Әлеге югары уку йорты белем бирү эшчәнлеге буенча 46, мәктәп тәмамлаган укучылардан ихтыяҗ буенча 44, ә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе буенча нибары 74 урында.

Казан милли тикшеренү технология университеты, үз чиратында 2,3002 балл белән рейтингта 74 урында урнашты. Ул белем бирү эшчәнлеге буенча 68, мәктәп тәмамлаган укучылардан ихтыяҗ буенча 105 һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе буенча 52 урынга лаек булды.

Рейтингның беренче бишлегенә Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, Мәскәү физика-техник институты, Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм «МИФИ» милли тикшеренү атом университеты кергән.

Провинция югары уку йортлары арасыннан Томск политехник милли тикшеренү университеты (9 урын) һәм Урал федераль университеты (11 урын) иң яхшылар дип танылды.

Рейтингны әзерләгәндә RAEX белгечләре статистик күрсәткечләр һәм 130 меңнән артык респондент – академик һәм фәнни даирә вәкилләре, студентлар һәм чыгарылыш укучылары, эш бирүчеләр катнашкан сораштыру нәтиҗәләрен кулланган.

Свежие комментарии