На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Еще одну хотелку Аллаха выполнили... На Х они здесь нужны.  Или - свой сайт. ИЛИ ГОВОРИТЕ ПО-РУССКИ...Миңнеханов «Гырон...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакРөстәм Миңнеханов...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакБалтач районында ...

«Алтын каләм» бәйгесенең Гран-при ияләре билгеле булды

Бүген Казан янындагы «Идел» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм» XXVIII Республика фестивале финалына нәтиҗәләр ясалды һәм гран-при ияләре билгеләнде.

Конкурсантлар рус һәм татар телләрендә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләре буенча ярышты.

Шулай ук быел фестиваль кысаларында беренче тапкыр студент медиаүзәкләре өчен дә махсус категория каралган иде.

«Бу конкурс ярты ел дәвамында барды һәм быел ул үзенең эшен тәмамлый. Мин биредә алынган белемнәрнең һәм тәҗрибәнең сезнең киләчәктәге һөнәри үсешегездә мөһим роль уйнавына ышанам. Әлеге бәйге сезгә яңа танышлар белән контактлар гына биреп калмыйча, турыдан-туры медиа өлкәсендә эшләүче профессионаллардан күнекмәләргә өйрәнү мөмкинлеге бирде», – диде ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Ринат Садыйков катнашучыларга бер-берсе белән элемтәне югалтмаска һәм журналистикада үз юнәлешләрен табуларын теләде. «Иң мөһиме, сезнең һәркайсыгызның да журналистикада хыялланган, мөмкинлекләренә туры килгән һәм теләгән юнәлешен табу. Югары уку йортларына кергәч, без сезнең белән элемтәне югалтмау турында уйлыйбыз һәм «Алтын каләм» бергәлегенең яшәвен һәм эшләвен телибез. Һәркайсыгыз безнең өчен бик мөһим һәм кирәк», – дип, өстәде ул.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский хәзерге заманда журналистикадан башка бер генә һөнәрнең дә яшәмәвен һәм һәрбер эш башкарылганда мәгълүматны оператив рәвештә җиткереп торучы белгечләрнең кирәклеген билгеләде.

«Министрлык безнең һөнәри хыялыбызны чынга ашырды, алар «Алтын каләм» фестивален даими нигездә ясады. Бездә ниндидер медиа клублар, мәктәпләр күп, анда сөйләшәләр, идеяләр белән алмашалар һәм соңыннан югалалар, әмма даими рәвештә журналистика белән шөгыльләнергә теләгән кешеләрне сайлап алу һәм укыту системасын гамәлгә ашыру беренче тапкыр эшләнелә», – дип, өстәде ул.

Фестивальдә гран-при алучыларга югары уку йортында медиаюнәлеш буенча белем алу өчен сертификатлар тапшырылды. Моннан тыш, һәрбер юнәлеш буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясендә һәм башка махсус номинацияләрдә җиңүчеләр сайланды.

«Дизайн һәм верстка» III дәрәҗә - Карина Гусейнова II дәрәҗә - София Семина I дәрәҗә - Альмира Хайброва

«SMM»

III дәрәҗә – Камила Хәкимова II дәрәҗә – Нурзиля Шәрафутдинова I дәрәҗә – Диана Теглева

«Радио һәм подкастлар»

III дәрәҗә - Әмирхан Юнусов II дәрәҗә - Гөлназ Нәбиуллина I дәрәҗә – Дарья Атарская

«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә»

III дәрәҗә - Камилә Камалова II дәрәҗә – Анжела Сабирҗанова I дәрәҗә - Виктория Владимирова

«Фотожурналистика»

«Фотожурналистика» III дәрәҗә – Ралинә Хәбибуллина II дәрәҗә – Ильназ Галимов I дәрәҗә – Арина Осипова

«Телевидение һәм видеоблогинг»

III дәрәҗә - Булат Гиндуллин II дәрәҗә - Камилла Абдрахманова II дәрәҗә - Нариман Саляхов I дәрәҗә - Зәринә Альтапова

«Татар журналистикасы»

III дәрәҗә - Рәйсә Абдулина II дәрәҗә - Айгөл Әхмәтҗанова I дәрәҗә - Азалия Сабитова

«Рус журналистикасы»

III дәрәҗә - Денис Лексин II дәрәҗә - Рамазан Шигапов I дәрәҗә - Алексей Афанасенко

«Ел ачышы»

Злата Захарова - «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешендә катнашучы

Махсус бүләк – «Профессионализмга омтылыш»

Алексей Ратников – «Телевидение һәм видеоблогинг» юнәлеше катнашучысы

Махсус бүләк – «Җиңүгә омтылу өчен»

Азалия Шихабиева - «Телевидение һәм видеоблогинг» юнәлеше катнашучысы

Гран-при:

Арина Тыринова (Казан) – «Рус басма журналистикасы» юнәлешеннән

Адилә Зиязетдинова (Актаныш) - «Татар басма журналистикасы» юнәлешенннән

Әнвәр Мөхетдинов (Арча) - «Телевидение» юнәлешеннән

Шулай ук югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортылары да 1 млн сум күләмендә акча алды. Казан дәүләт мәдәният институтының «Мәдәният.Медиа» медиаүзәген үстерү өчен 100 мең сум күләмендәге, Казан инновацион университетының Чистай филиалында урнашкан MediaFire медиаүзәге 300 мең сум күләмендәге, Идел буе дәүләт физик культура университеты медиаүзәге 600 мең сумга сертификатлар алды.

«Алтын каләм» – безнең өчен бик зур мөмкинлек, тәҗрибә. Оста, саллы шәхесләр белән эшләп, проектлар әзерләү, аларның мастер-классларында катнашу, аларга төрле кызыклы сораулар бирү – яңа күнекмәләргә өйрәнү өчен бик яхшы мөмкинлек булды. «Алтын каләм»дә дүртенче ел катнашам. Алдагы елларны без 4-5 көн биредә була идек тә, шуның белән бетә иде, ә быел без ярты ел дәвамында эшләдек һәм, фестивальнең оффлайн өлешенә килгәндә, күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибәле журналистлар идек, чөнки практикада куллану өчен белемнәр бар иде», – диде Гран-прины яулаган Әнвәр Мөхетдинов.

Шулай ук Гран-при яулаучы Адилә Зиязетдинова үзенең «Алтын каләм»дә беренче ел гына катнашуын һәм фестивальгә килү алдыннан курку, борчылу, биремнәрне башкарып чыга алмау хисе биләп алган вакытлары булуын да искә алды. «Фестивальдә беренче ел катнашуыма карамастан, остазыбыз Рәмис Латыйпов белән ярты ел дәвамында эшләү, алдан танышу да ниндидер җиңеллек бирде һәм зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте. Монда гына килеп танышсак, алай булмый иде ул», – дип, бүлеште ул үзенең хисләре белән.

Остазлар укучылары белән бергә 21ннән алып 25нче июньгә кадәр, аларга юнәлеш күрсәтеп, ярдәм итеп, үз журналларын чыгарырга ярдәм итәләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире, «Татар телендә басма журналистика» юнәлеше остазы Рәмис Латыйпов «Алтын каләм» фестиваленең татар матбугаты үсеше өчен керткән өлеше зур һәм мөһим булуын һәм укучыларының нәтиҗәләре белән канәгать калуын әйтте.

«Матбугатта яшь журналистларның да аралашу мөмкинлеге булырга тиеш, чөнки без уртак максатка – татар матбугатын үстерүгә хезмәт итәбез. Конкуренция никадәр көчлерәк булса, шул кадәр яхшырак», – дип, искәртте ул.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх