На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казан метросының икенче линиясен төзүгә тагын 1,9 миллиард сум юнәлтәчәкләр

Казан метрополитенының икенче линиясенең «Юлиус Фучик урамы» станциясеннән «Академик Сахаров урамы» станциясенә кадәр беренче участогын төзүгә 1,9 миллиард сум юнәлтәчәкләр. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Заказ бирүче – «Главстрой» акционерлык җәмгыяте. Акчалар Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

Эшләрне 2025 елның 1 декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар. Планга әзерлек һәм җир эшләрен үткәрү, юлның өске төзелешен кору, туннельләр һәм башка корылмалар төзү керә.

Элегрәк, февральдә, метроның шул ук участогына 977 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән иде. Якындагы 2,5 елда Казан метросының икенче линиясе проектын гамәлгә ашыруга 30 миллиард сум юнәлтеләчәк, шуларның 10 миллиард сумы 2025 елда бүлеп биреләчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх