На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узды

3-6 апрельдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узды. Әлеге мөһим вакыйга кысаларында Зөлфәт Хәкимнең танылган повестенә нигезләнгән «Телсез күке» фильмы күрсәтелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсен күпьеллык ышанычлы һәм дустанә мөнәсәбәтләр бәйли.

ТР Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсенең фильм фонды һәм «Татар Кино» ярдәме белән ел саен Татарстан киносы көннәрен уздыру традициясе быел да дәвам итте. Әлеге вакыйга мәдәни тәҗрибә уртаклашуга һәм төбәкләр арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов һәм «Телсез күке» фильмында төп рольләрнең берсен уйнаган актер һәм режиссер-куючы Эльдар Гатауллин чыгыш ясады.

Фильмнан соң Эльдар Гатауллин белән иҗади очрашу үткәрелде. Кунаклар сораулар бирә, иҗади процесс турында фикер алыша һәм актер белән истәлеккә фотога төшә алды.

«Телсез күке» фильмы 3 апрельдән 6 апрельгә кадәр Югары Пышма, Первоуральск, Реж шәһәрләрендә, Артемовский районының Буланаш бистәсендә, Түбән Сырга районының Аракай авылында һәм Әртә шәһәр округының Әҗегол авылында күрсәтелде.

4 апрельдә шулай ук Артемовский районының Буланаш бистәсендә һәм Югары Пышма шәһәрендә Эльдар Гатауллин белән очрашу үткәрелде. Чара барлык катнашучыларда да уңай тәэсирләр калдырды, алар оештыручыларга татар киносы дөньясы белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Татарстан киносы көннәре тамашачыларны сөендерүне һәм төбәкләр арасындагы мәдәни бердәмлекне тирәнәйтүне дәвам итә. Киләчәктә булачак яңа очрашуларны һәм чараларны көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх