На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Сурия Усманова: Татарстан хөкүмәте Фәндәс Сафиуллин каберенә таш куярга акча таба алмый

Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова Курган зиратында Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин каберенә таш кую мәсьәләсе хәл ителмәгәнлеген әйтте.

  • Сурия Усманова депутат Фәндәс Сафиуллин каберенә таш кую мәсьәләсен хәл итүне сорый

«Фәндәс абыйның хатыны Рәзинә ханым һәм аның балалары Фәндәс абыйның каберенә таш куярга әзер иделәр.

Фәндәс Сафиуллинның каберендә аның дәрәҗәсенә тәңгәл килешле таш-монумент торырга тиеш дип, Рәзинә ханымны мин туктатып калдым. Узган елдан бирле бу мәсьәләне күтәреп киләм. Хатлар яздым, билгеле шәхесләргә мөрәҗәгать иттем. Ләкин җавап бер: «кабер ташы өчен бюджетта акча каралмаган». Татарстан хөкүмәте аның каберенә таш куярга акча таба алмый», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Фәндәс Сафиуллинның гаиләсе хәлләреннән килгәнчә, булдыра алган кадәр ташка заказ биреп ясаттырган. «Ләкин ул гади кабер ташы. Фәндәс абыйның хатыны Рәзинә ханым әйтүенчә, кабер ташы складта тора. Алар җирнең кипкәнен көтә. Җир кипкәч, шул ташны урнаштырырга уйлыйлар», – диде Сурия Усманова.

«Курган зиратында Фәндәс Сафиуллинның каберенең бер ягында Станислав Каминсий дигән нефть өлкәсендә эшләгән кешегә зур монумент тора, ә икенче янында – Разил Вәлиевнең кабере. Иманым камил, киләчәктә Разил Вәлиевка зур һәйкәл куярлар. Халык бөек шәхесләребезне искә алырга зиратка килеп тора. Татар халкы ике зур таш-монумент арасында Фәндәс Сафиуллинга куелган ташка карап ни уйлар икән?» – ди ул.

Сурия Усманова узган ел Дәүләт Советында бергә эшләгән Римма Ширеева, Әлфия Хәсәнова белән арадан вакытсыз киткән берничә депутатның каберләрен зиярәт итүләрен әйтте. «Күңелгә бик авыр булса да, Татарстан Республикасы ярдәме белән куелган монументларны күреп, аларны хөрмәтләгән хөкүмәтебезгә рәхмәт әйттек. Шул ук вакытта Фәндәс Сафиуллинга карата мөнәсәбәткә җан әрнеде... Мин әлеге мәсьәләне чишеп була алмый торган зур проблема булыр дип көтмәдем. Билгеле булганча, кабер ташын ясатыр өчен зур суммалар кирәкми», – диде.

«Бу мәсьәләнең Татарстан Рәисеннән башка хәл ителәсенә өметләнгән идем, шуңа күрә аңа хат язмадым. Ләкин бик күп хатлар язып та, бу хәл хәл ителмәгәч, соңгы өметем бар – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат язып карарга», – диде Сурия Усманова.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх