На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда 2,5 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак

«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында быел Татарстанда урман фондында 2,5 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләрен башкару планлаштырыла. бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«1,4 мең гектар мәйданда урман культураларын утырту планлаштырыла, 1 мең гектарда урманнарны табигый торгызу чаралары, 2 мең гектарда катнаш торгызу чаралары үткәреләчәк», - дип билгеләп үтте ул.

Быел утырту өчен материалны 30,8 миллион данәдән дә ким булмаган күләмдә җитештерү планлаштырыла. Шул ук вакытта 12 миллион данә чәчкенне ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерәчәкләр. Моннан тыш, питомникларда 21 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылачак. Шулай ук Татарстанда 15 мең гектарда урман культураларын агротехник карау һәм 4,5 мең гектарда урман культураларын тулыландыру эшләрен башкару планлаштырыла.

Узган елда Татарстанның базис урман питомникларында һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 32 миллион данәдән артык стандарт утырту материалы, шул исәптән 26 миллион данә ылыслы токымнар, 5,5 миллион данә яфраклы токымнар, 359 мең данә куаклы культуралар үстергәннәр.

2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады, алар барлык өлкәләргә дә диярлек кагыла. Быел Татарстанда шуларның уникесе гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе», «Пилотсыз авиация системалары». Аларның кысаларында үткәреләчәк чараларга 59 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх