Татарстанда грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны 10-16 мартта алдагы атнадагы күрсәткеч дәрәҗәсенә кадәр кимеде һәм эпидемик чиктән 12,5 процентка түбәнрәк булып кала бирә. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Республикада ун авыручының алтысына грипп диагнозы куела – уңай нәтиҗә күрсәткән үрнәкләрнең структурасында грипп вируслары өлеше 63,5 процентны тәшкил итә. Башка кузгатучылар арасында сезонлы салкын тиюгә китерүче РС-вируслар һәм риновируслар өстенлек итә.
Эпидемиологик сезон башланганнан бирле 87 мәктәпнең 191 сыйныфында уку процессы өлешчә туктатылды, ә бер мәктәп – Балык Бистәсе 2 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе тулысынча ябылды. Фильтрлар системасы ярдәмендә мәгариф учреждениеләрендә ОРВИ билгеләре булган 36 713 укучыны һәм 1 553 педагогны вакытында изоляцияләделәр.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе грипп һәм ОРВИны профилактикалау кагыйдәләрен искәртте. Үзеңне үзең дәваларга ярамый, дип ассызыкладылар ведомствода. Беренче симптомнар – югары тән температурасы, йөткерү, хәлсезлек күзәтелгән очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Свежие комментарии