Кичә Мәскәүдә «Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең төп факторы буларак халыклар дуслыгы» фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулу уңаеннан конференцияне уздыру инициативасы белән Милләтләр эшләре федераль агентлыгы ярдәмендә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Дәүләт мәдәни сәясәтен һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне фәнни-методик тәэмин итү үзәге һәм «Сотворчество народов во имя жизни» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте чыгыш ясады.
Чарада Россия сенаторлары, Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.«Советлар Союзының барлык милләт гражданнары уртак Ватанының азатлыгын һәм бәйсезлеген яклау флагы астында берләште һәм дошманны тар-мар итте, бөтен кешелекне нацизм дәһшәтеннән коткарды. Илебез халыкларының теләктәшлеге, ышанычы һәм үзара ярдәмләшүе Бөек Ватан сугышының иң мөһим сабакларының берсе, иң кыйммәтле мирас булып тора, аны берниниди шартларда да югалтырга ярамый. Җиңү һәм аның өчен барлык милләт вәкилләре түләгән бәя турында истәлекне сакларга кирәк», - дип белдерде Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров.
Мөхәммәтшин, үз чиратында, Җиңүнең 80 еллыгында әлеге тематикага фәнни дискурс уздыруның актуальлеген билгеләп үтте.
«Бүген бу темага фәнни-гамәли конференция уздыру бик вакытлы һәм актуаль, – дип ассызыклады парламент җитәкчесе, – май аенда без барыбыз да Бөек Җиңүнең юбилеен билгеләп үтәчәкбез, бу вакыйга аерым игътибарга лаек. Җиңү бәйсезлеген, намусын һәм Ватанының азатлыгын саклап кала алган совет халкы өчен генә түгел, ә бөтен дөнья өчен кыйммәтле булды, чөнки безнең күпмилләтле халкыбыз Европаны фашист нацизмыннан азат итүгә хәлиткеч өлеш кертте».
Ул шулай ук Татарстан нацизмны җиңүгә зур өлеш кертүен ассызыклады. Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл Армия сафларына 700 меңгә якын Татарстан кешесе чакырылган. Алар арасыннан һәр икенче кеше фронттан әйләнеп кайтмаган. ТАССР Югары Советының 143 депутатының 44е үз теләге белән фронтка киткән. Республиканың төрле дәрәҗәдәге Советларының 27 мең депутатының 12 меңе армиягә алынган.
ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне буыннан-буынга тапшыру мөһим. Бу эштә «Җиңү диктанты» кебек проектлар әһәмиятле роль уйный. Ул Татарстанда 25 апрельдә узачак.
Свежие комментарии