Бүген, 19 февральдә, Татарстанда салкын һава торышы саклана, температура фоны бераз күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар ява.
Көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә искән җил 13 метрга кадәр (ТР башкаласында – 12 метрга кадәр) көчәя.
Юлларда бозлавык барлыкка килә.Иртән Татарстанда һава температурасы -14..-19 градус (аязган вакытта -24 градуска кадәр) тәшкил итә. Көндез исә температура -8..-13 градуска кадәр (Казанда -8..-10 градуска кадәр) күтәрелә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы атна ахырында республикада -27 градуска кадәр суытачагы хакында хәбәр иткән иде.
Свежие комментарии