На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Түбән Кама беренче булып күчмә «Юстиция көне»н кабул итте

Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Түбән Кама филиалы көллиятенең уку корпусы базасында күчмә «Юстиция көне» узды. Түбән Кама мондый чараларга старт бирде - якын арада алар Татарстанның барлык районнарында да узачак. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Чара хокукый тематика буенча өйрәтү семинарларын һәм дискуссия сессияләрен үз эченә ала.

Яңа белемнәр һәм тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстанның барлык районнарыннан да диярлек ЗАГС идарәләре башлыклары килде, шулай ук Түбән Кама мәктәпләре директорлары, Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары җыелды һәм коммерцияле булмаган оешмаларны тәкъдим иттеләр.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты филиалының Казан институты директоры Юрий Кулешов һәм республика Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сессиянең мактаулы кунаклары булды. Президиум әгъзалары тантаналы рәвештә чараны ачтылар.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/news/752/122840/

Радмир Беляев мондый семинарларның әһәмиятлелеген билгеләп үтте һәм Түбән Кама көллияте бу максатлар өчен даими мәйданчык була алачагына ышаныч белдерде.

Укулар арасындагы тәнәфесләрдә чара кунаклары «Герой гаиләсе» республика фотокүргәзмәсе белән таныша алдылар. Шулай ук чара кысаларында Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты вәкилләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.

ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх