На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...
  • fisher
    Доходчиво изложил, заразаМөхәммәтшин бюдже...

Казанда БРИКС уеннарын уздыруга 1,2 миллиард сум акча тотылган

Казанда узган БРИКС уеннарының гомуми бюджеты 1,2 миллиард сумны тәшкил иткән. 200 миллион сумы – Татарстанның үзенеке, ә бюджетның калган өлеше – федераль акчалар булган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

«Башка зур халыкара спорт чаралары белән чагыштырганда, бюджет зур түгел иде.

БРИКС уеннары безгә якынча 1,2 миллиард сумга төште. Бу объектларны, юлларны ремонтлау һәм башка инфраструктура мәсьәләләрен хәл итү белән бәйле операцион бюджет. Минемчә, без яхшы суммага сыештык һәм лаеклы продукт әзерләдек», – дип билгеләп үтте спикер.

Спортчылар Казанга үз дәүләтләре ярдәме белән килде, моңа акча тотылмады, дип ассызыклады ул.

Леонов узган уеннарга нәтиҗә дә ясады. 27 спорт төре буенча ярышлар уздырылды, 82 илдән 3 меңгә якын спортчы катнашты. Гомуми медаль зачетында Россия лидер булды.

«Бик масштаблы проект килеп чыкты. БРИКС кысаларында мондыйны әле берәүнең дә эшләгәне булмады. Без монда перспектива күрәбез. Безнең шәһәр дөньядагы иң яхшы спорт инфраструктураларына ия. Ярышларны 17 объектта – Казанда урнашкан 16 объект һәм Мәскәүдә урнашкан бер объектта уздырдык», – дип дәвам итте министр.

Фактура һәм форматы буенча БРИКС Уеннары күбрәк Казан 2013 елда кабул иткән Универсиадага охшаган иде. Бу юлы да турнирга игътибар җәлеп итү эффектына ирешеп булды, гәрчә моңарчы аның турында күпләр белми иде дә, дип саный Леонов.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх