На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Хезмәт министрлыгы Татарстанның төрле өлкәләрендә уртача хезмәт хакларын атады

Татарстан хезмәт базарында белгечләргә иң зур ихтыяҗ эшкәртүче җитештерүләр, төзелеш, транспорт һәм машина төзелеше өлкәләрендә күзәтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Иң кирәкле һөнәрләр рейтингында беренче урыннарда инженерлар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр, штукатурачылар, арматурачылар, ташчылар тора.

Бюджет тармакларында табиб һәм шәфкать туташларына ихтыяҗ зур», — диде ул.

ТР Хезмәт министрлыгы спикеры төрле өлкәләрдәге уртача хезмәт хакларын атады. Машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 47,4 мең, инженерларныкы — 46 мең, монтажчыларныкы — 65,8 мең, табибларныкы — 30,6 мең, пешекчеләрнеке – 33,9 мең сумны тәшкил итә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх