На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Ил файдасына эшләсеннәр»: Алабуга йөзяшәрләре сайлауларда катнашты

Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Алабугада яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өйдә тавыш бирде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Өендә тавыш биргән Клавдия Пустобаевага ике айдан 106 яшь тула. Ләкин Клавдия Михайловна ишекне үзе төшеп ачты, кунакларны каршы алды, алар белән сөйләште һәм, әлбәттә, тавыш бирде.

Тавыш бирүнең җаваплы мизгеле алдыннан сайлау комиссиясе әгъзалары алабугалыга мактаулы сайлаучы буларак чәчәкләр тапшырды.

«Сез Бөек Ватан сугышы елларын намус белән узган, илебезне торгызган һәм аның киләчәгенә нигез салган буын кешесе. Нәкъ менә сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә без бүген тыныч һәм чәчәк атучы илдә яшибез», — дип мөрәҗәгать итте Клавдия Михайловнага 1379нчы сайлау участогы комиссиясе рәисе Әнисә Һадиуллина.

«Мин сайлауларда ел саен катнашам. Ә башкача ничек? Мин бит үз илемнең гражданкасы! Әгәр минем көчем булса, мин бик рәхәтләнеп сайлау участогына килер идем. Ә хәзер инде беркая да бармыйм — ишегалдына һәм бакчага гына чыгам. Сайлау көне — минем өчен һәрвакыт тантаналы көн булды. Мин 18 яшьтән тавыш бирәм, һәм бу еллар эчендә сайлаулар — минем тормышымның аерылгысыз өлеше. Беренче сайлауларымны хәтерлим. Бу Казанда булды, мин анда укыдым. Без Михаил Иванович Калинин өчен тавыш бирдек — ул Югары Совет Президиумы рәисе иде, һәм атаклы полярник Отто Юльевич Шмидт өчен тавыш бирдек. Бу 36нчы яки 37нче еллар иде», − дип искә ала Клавдия Пустобаева.

Әнисә Һадиуллина әйтүенчә, алабугалы 100 яшькә кадәр сайлауларга үзе йөргән, аларны бер дә калдырмаган. Менә өченче ел инде сайлау комиссиясе аның өенә килә.

Сүз уңаеннан, бу участокта өйдә якынча 100 кеше тавыш бирә. Алар арасында — өлкән яшьтәге кешеләр, сәламәтлеге торышы буенча мөстәкыйль рәвештә килә алмаучылар, шулай ук авыру туганнарын караучылар һәм аларны калдыра алмаучылар.

Райондагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Тимряков та бу көнне кунакларны түземсезлек белән көтеп алды. Иртән ул медальләр белән бизәлгән кителен киде һәм менә шулай тантаналы рәвештә мөһим сайлау ясады.

Олы яшьтә булуына карамастан, Кирилл Степанович һәрвакыт яңалыкларны күзәтеп тора, газеталар укый, шул исәптән район газетасы «Новая Кама»ны да гел күзәтеп бара.

Ветеран бюллетеньнәргә тамга куйды һәм: «Ярар, ил файдасына эшләсеннәр!» дип үзенчә юллама да бирде.

«Без районыбыз җитәкчелегенә әтине игътибарсыз калдырмаганнары, килгәннәре, хәлен белешкәннәре, ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтле. Бүген әти, әлбәттә, нык дулкынланды. Без бу вакыйгага иртәдән үк әзерләндек, җыендык, көттек. Әти үз вакытында шулай ук халык депутаты булган, җитәкче вазифаларын биләгән, шуңа күрә аның өчен сайлаулар — бик мөһим», − дип уртаклашты ветеранның кызы Светлана Чувашова.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх