Синоптиклар фаразлавынча, якындагы тәүлектә Татарстан территориясендә һава температурасы -25 градуска кадәр түбәнәю көтелә, кайбер районнарда томан була.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, салкыннар вакытында электр җиһазларын куллану һәм мич ярдәмендә җылыту кагыйдәләрен бозу, шулай ук газ баллоннарын куллану һәм саклау белән бәйле янгыннар куркынычы арта.
Ведомство хезмәткәрләре ян-як диварларында һәм төтен чыгу юлында ярыклар булган мичләрне кулланмаска, җылыткычларны йорт җиһазларына якын урнаштырмаска, бер розеткага берьюлы берничә җиһаз тоташтырмаска, җиһазларны кушык килеш игътибарсыз яки балалар күзәтүендә калдырмаска чакыра.
Свежие комментарии