Россия Банкының директорлар советы бүген, 21 мартта, булган утырышта өченче тапкыр рәттән төп ставканы еллык 21 процент дәрәҗәсендә саклап калды. Бу дәрәҗәдә ул 2024 елның октябреннән бирле саклана. Бу хакта финанс регуляторы сайтындагы пресс-релизда хәбәр ителә, дип яза «Труд».
Үзәк банк җитәкчелеге вәкилләре агымдагы инфляция басымы кимеде, дип ассызыклады.
Шуңа да карамастан, ул элеккечә шактый югары булып кала бирә. Ихтыяҗ һаман да товарлар тәкъдименә караганда күпкә югарырак, ә эшсезлек тарихи минимум дәрәҗәсендә. Болар барысы бергә проинфляцион куркынычлар тудыра.Еллык инфляциягә килгәндә, ул, 17 мартка булган мәгълүматларга караганда, 10,2 процент тәшкил итә. Бу ел йомгаклары буенча фаразланган күрсәткечтән (7-8 процент) югарырак. Үзәк банкта ассызыклауларынча, икътисади активлык динамикасындагы тенденцияләр «икътисад акрынлап баланслы үсешкә кайту өчен алшартлар тудыра», әмма аларны әле гамәлгә ашырырга кирәк булачак.
Свежие комментарии