Бүген Зәйдә традициягә әйләнгән күркәм чара – район күләмендәге ифтар үтте. Аны район җитәкчелеге мөхтәсибәт белән берлектә инде берничә ел рәттән Рамазан аенда үткәреп килә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Быел да район ифтары Зәй политехник көллияте ашханәсендә узды. Иң башта район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап, райондагы милләтара мөнәсәбәтләрнең, дини вазгыятьнең күркәм дәрәҗәдә булуын, бер диндәгеләрнең икенче диндәгеләргә хөрмәт белән карап яшәүләрен ассызыклады.
Районның икътисади-социаль торышын бәян итте.Аннан соң район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин вәгазь укып, азан әйтте.
Ифтарга җыелучылар җимеш, су белән авыз ачканнан соң, ахшам намазы укыды, мул табын артында ифтар кылды.
Свежие комментарии