На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә елга нәтиҗә ясадылар

Иҗтимагый берләшмә җитәкчеләре советы һәм Мәскәү төбәге татар җәмәгатьчелеге активы очрашуында Мәскәүдә татар телен саклау, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү һ.б. эш юнәлешләре хакында фикер алыштылар. Чара 2024 елның икенче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясау һәм 2025 елдагы планнарга, шул исәптән Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә.

Очрашуда Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты. Чарада хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының электрон проектлары, гаммәви мәгълүмат чараларының укучылар һәм язылучылар (аерым алганда, социаль челтәрләрдә) белән эшләве, шулай ук «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Равил Әхмәтшин Мәскәү өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең элекке җитәкчесе Фәрит Мохтасаровка рәхмәт белдерде. 15 декабрьдә әлеге вазифаны Фаил Ибәтов били, ул элегрәк рәис урынбасары вазифасын башкарды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх