На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...
  • leonid
    Моя твоя не понимает. Переводите на русский.Россия Герое Рәси...
  • Михаил Васильев
    У нас государственный язык русский!Усманов Икътисади...

Миңнеханов: Кытай һәм Татарстан арасында товар әйләнеше бер елда ике тапкырга артты

Соңы елларда Россия һәм Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы булмаган дәрәҗәгә җитте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районы Коммунистлар партиясе сәркатибенең форум делегатлары белән очрашуында әйтте.

Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул кабул итүче якка Россия делегациясенә булган игътибар өчен рәхмәт әйтте, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Безнең хезмәттәшлек – заманча дөньяда дәүләтара мөнәсәбәтләр үрнәге», – дигән ул.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, Татарстан Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен үстерүгә үз өлешен кертә. Аерым алганда, Кытай провинцияләре белән 7 килешү һәм муниципаль берәмлекләр арасында бик күп башка документлар имзаланган.

«Казан Кытайның алты шәһәре белән тугандаш мөнәсәбәтләрдә. Пекинда безнең республиканың сәүдә-икътисад вәкиллеге, Казанда – сезнең илнең Генераль консуллыгы эшли», – дип санады Рөстәм Миңнеханов.

2023 ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 2 тапкырга үскән һәм 3 миллиард доллардан артып киткән.

«Быелгы «ЭКСПО» Кытайның Евразия илләре белән хезмәттәшлеген тирәнәйтүгә багышлана. Безнең республика Россиянең Европа өлешенең нәкъ үзәгендә, Европа һәм Азияне тоташтыручы мөһим сәүдә артерияләре киселешендә урнашкан», – дип сөйләде Татарстан Рәисе һәм Татарстан өчен тармакланган транспорт челтәрен исәпкә алып, логистика мәсьәләсе актуаль булып калуына игътибар юнәлтте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Кытайда тормышка ашырыла торган «Бер пояс, бер юл» проекты, шулай ук Евразия икътисад союзы планнары кысаларында халыкара транспорт-логистика коридорлары булдыру эше алып барыла. 2023 ел ахырында «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт маршруты составындагы «Мәскәү – Казан» М12 югары тизлекле автомобиль юлы ачылды.

«Татарстанның югары инвестицион җәлеп итүчәнлеге безнең республикага чит дәүләтләр тарафыннан кызыксыну арттыра. «ЭКСПО» күргәзмәсендә яңа партнерлар табарга шат булачакбыз», – дип йомгаклады республика җитәкчесе.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх