На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Еще одну хотелку Аллаха выполнили... На Х они здесь нужны.  Или - свой сайт. ИЛИ ГОВОРИТЕ ПО-РУССКИ...Миңнеханов «Гырон...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакРөстәм Миңнеханов...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакБалтач районында ...

Балтач районында узачак XVII мөселман балалар Сабан туена 4-5 мең кеше килер дип көтелә

14 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Һәр елны үткәрелүче милли бәйрәмгә Татарстан дин әһелләре, күпләгән татар зыялылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырулы. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар өчен Сабантуй Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.

Әлеге чарада Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балаларның килеп катнашуы көтелә. Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 4-5 мең тирәсе булыр дип көтелә.

Россиядә Гаилә елы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан, мөселман балалар Сабан туе үсеп килүче яшь буында татар халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Көтеп алынган бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшыру көтелә.

Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора. Быелгы бәйрәм программасына 30дан артык ярыш кертелгән. Гаилә елын истә тотып, яңа уеннар да кертеләчәк.

Сабан туеның төп бизәкләренең берсе булып татарча көрәш торачак. Ярышта катнашырга теләүчеләргә паспорт яки туу турында таныклык белән килү шарты куелган. Көрәшчеләр келәмдә бил алышачак, башка елларны бәйрәмдә якынча 90-120 көрәшче катнаша иде. Шуңа бәйрәмнең ачылыш тантанасы узуга көрәш ярышларын башлау көтелә.

Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – скутер уйнатылачак. Үз үлчәүләрендә 1, 2, 3 һәм 4 урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләкләр каралган.

Елдагыча, өлкәннәр арасында да татар көрәше көтелә. Быел дүртенче ел рәттән Сабан туенда хәзрәтләр һәм имамнар арасында да милли көрәш ярышлары уза. Беренче урында калучыга төп бүләк – тәкә.

Сабан туе Бөрбаш авылында иртәнге сәгать 10.00 да башлана.

Сабан туена килүчеләр өчен ир-атларга – түбәтәйдән, хатын-кызларга яулыктан булу мәҗбүри шарт булып тора.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх