На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре исеменнән алдаучы мошенниклардан ничек сакланырга?

Татарстан Республикасы Күпфункцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесе баш директоры урынбасары Руслан Нигъмәтуллин «Татар-информ»га Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре исеменнән алдаучы мошенниклар куллана торган схемалар, алардан үзеңне һәм якыннарыңны яклау ысуллары һәм аферистлар тозагына эләккән очракта эшләргә кирәкле гамәлләр турында сөйләде.

Мошенниклар нинди хәйләләр куллана?

– Руслан Рәшитович, кешеләрнең акчаларын урлау индустриясе шактый мобиль һәм яхшы оештырылган. Мошенниклар кешеләрнең шәхси мәгълүматларын алдау юлы белән белү өчен куллана торган ысуллар күбәя. Аферистлар Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре исеменнән дә алдый. Алар моның өчен нинди схемалар куллана?

– Төрле сәбәпләр уйлап табалар. Мәсәлән, кешегә кирәк булмаган документларын Күпфункцияле үзәк архивына җибәрүләрен әйтәләр, документларын алырга кушалар. Яисә пенсияне яңадан исәпләү турында хәбәр итәләр. Моның өчен Күпфункцияле үзәккә килергә кирәк, диләр. Шулай ук хат һәм хәтта посылка килеп алырга да чакыралар. Барлык очракларда да нәтиҗәдә код атауны сорыйлар.

– Код белән нишлиләр?

– Шәхси кабинетларга керү өчен кулланалар. Бу – банк кушымтасындагы профиль, «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунт һәм башкалар булырга мөмкин. «Дәүләт хезмәтләре»ндә кешенең паспорт, СНИЛС кебек документлары саклана. Мошенниклар моның ярдәмендә кеше исеменнән компанияләр теркәргә, гаризалар бирергә, күчемсез милек белән эш итәргә, кредитлар алырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Аферистлар код ярдәмендә кешенең акчалары яки шәхси мәгълүматлары сакланган электрон мәйданчыкка керә.

Кулланучы хәбәр иткән код кешенең билгеле бер гамәлләр башкаруга – мәсәлән, парольне алыштыруга, башка телефон номерын яки почта адресын бәйләүгә, иминлек көйләүләрен үзгәртүгә ризалыгын раслый ала.

Бүгенге көндә кешеләр инде белемле, алар алдауга җиңел бирелми, шуңа күрә мошенниклар агрессиврак ысуллар, яхшы планлаштырылган, берничә этаптан торган схемалар куллана.

Менә шундый очракларның берсе: хатын-кызга салым хезмәтеннән шалтыратканнар һәм ашыгыч рәвештә документларын тапшырырга килергә чакырганнар. Ул хәзер үк килә алмавын әйткән. Аңа кабул итүгә язылырга тәкъдим иткәннәр. Аннары аңа СМС аша код җибәргәннәр һәм аны әйтергә кушканнар. Шуннан соң бу кеше кинәт трубканы куйган. Хатын-кыз аның мошенник булуын аңлаган.

Соңыннан аңа кредитлар рәсмиләштерү турында СМС-хәбәрләр килә башлаган. Ә аннары мошенникларның гамәлләрен туктатырга ярдәм итәргә теләүче «белгечләр» шалтыратырга тотынган. «Дәүләт хезмәтләре» порталы хезмәткәре исеменнән шалтыраткан кеше, мәсәлән, хатын-кызга паролен торгызырга һәм кредитлар рәсмиләштерүне тыю функциясен кушарга вәгъдә иткән. Алга таба банк хезмәткәре һәм хәтта Күпфункцияле үзәк белгече элемтәгә кергән. Алар инцидент турында полициягә хәбәр итмәскә киңәш иткән.

Кешеләр мондый очракларда тиз арада ситуацияне бәяли алмаска мөмкин. Әмма рәсми оешма хезмәткәрләренең үз-үзен сәер тотуы һәм код атауны таләп итүе шик уятырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ»

– Шулай да бик күпләр аферистлар тозагына эләгә...

– Мошенниклар триггерлар куллана һәм кешеләрнең йомшак урынына басым ясый. Мәсәлән, штраф санкцияләре белән куркыта, счеттагы акчаларны югалтудан курку хисеннән файдалана. Шулай ук кешеләрне еш кына кредит акчалары Украина Кораллы көчләренә ярдәм итүгә юнәлтелү һәм моның өчен «Туган илгә хыянәт» маддәсе буенча җәза янау белән куркыталар. Әлеге аргумент ярдәмендә бер хатын-кызның 4 миллион сум акчасын урлаганнар. Мошенниклар хатын-кызга аккаунтын ватып керүләре турында хәбәр иткән, акчаларын башка счетка күчерергә кушкан һәм бу хакта берәүгә дә әйтмәскә күндергән.

Фото: © «Татар-информ»

Аферистлар кешеләрнең нәрсәнедер белеп бетермәвеннән файдалана. Мәсәлән, Күпфункцияле үзәк белгечләре исеменнән хәбәргә керүче мошенниклар чынлыкта була алмый торган сәбәпләр буенча шалтырата. Күпфункцияле үзәктә архив юк, димәк, сезне анда чакыра алмыйлар. Күпфункцияле үзәк заказлы хатлар кабул итми һәм таратмый, шулай ук посылкалар бирми. Күпфункцияле үзәк белгече конкрет гражданинның пенсиясен яңадан исәпләү һәм аңа түләүләр билгеләү турында белә алмый. Күпфункцияле үзәк түләүләрне яңадан исәпләми – моның белән Россия Социаль фонды шөгыльләнә.

Күптән түгел мошенниклар, Күпфункцияле үзәк исеменнән шалтыратып, Финанс мониторингы федераль хезмәте (Росфинмониторинг) тикшерүе турында хәбәр итә һәм шәхси мәгълүматлар җыя башлады. Әмма Күпфункцияле үзәк белән Росфинмониторинг үзара бәйләнмәгән һәм бер-берсенә вәкаләтләр тапшыра алмый. Әмма кешеләр теге яки бу оешманың функционалын яхшы белеп бетерми, мошенниклар исә моннан файдалана. Росфинмониторинг аналитика белән шөгыльләнә һәм финанс базары эше өчен кагыйдәләр төзи, ә счетларны арестлау яки штрафлар салу аның бурычларына керми. Моннан тыш, тагын бер кат кабатлап әйтәм: Росфинмониторинг үз эшенә Күпфункцияле үзәк белгечләрен җәлеп итә алмый.

Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре беркайчан да кодлар, парольләр сорау яки шәхси мәгълүматларны белү өчен шалтыратмый. Оешма нинди дә булса мәгълүмат турында хәбәр итү өчен генә элемтәгә керә ала. Мәсәлән:

  • документлар әзер булу турында;
  • техник сәбәпләр аркасында кабул итү башка вакытка күчерелү турында;
  • тапшырган гаризага төзәтмәләр кертергә кирәк булу турында.

Татарстан Күпфункцияле үзәге +7 (843) 222-06-20 номерыннан шалтырата.

MAX мессенджерында чат-бот күптән түгел генә барлыкка килде. Татарстан Күпфункцияле үзәге сынау проектына керде һәм беренчеләрдән булып илкүләм мессенджерда үзенең сервисын булдырды.

Фото: © «Татар-информ»

ТР Күпфункцияле үзәге MAX илкүләм мессенджерында үз сервисын булдырды

– Хәзер мошенникларга каршы тору өчен шактый күп төрле чаралар күрелә. Мобиль элемтә операторлары спам-хәбәрләрне блокировкалый, юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән килгән шалтыратуларны маркировкалау кертелде, актив аңлату кампаниясе алып барыла. Аферистларның да тактикасы үзгәрәдер?

– Әйе. Хәзер мошенниклар кешеләрнең үзләрен инициатива белдерергә мәҗбүр итәргә тырыша. Рәсми структураларның ялган контактларын биреп, аларны аферистлар белән элемтәгә керергә мәҗбүр итәләр. Мәсәлән, «Дәүләт хезмәтләре» исеменнән ялган хатлар җибәрәләр һәм кулланучының аккаунтына шикле керүләр турында хәбәр итәләр.

Хәбәрдә керү датасы, вакыты, IP адресы, браузер исеме кебек техник детальләр күрсәтелә. Бу порталдан җибәрелгән чын хат кебек күренә. Мондый хатларда, гадәттә, проблеманы хәл итү өчен шалтыратырга кирәк булган телефон номеры языла.

Кеше бу номерга шалтырата, мошенниклар аның мәгълүматларын сорый, шәхесен раслый һәм СМС аша килгән кодны атарга куша. Шул рәвешле аферистлар кулланучының аккаунтына керә.

Популяр һәм нәтиҗәле алдау ысулы – ялган сайтлар, сервислар ясау. Фишинг – цифрлы мошенниклыкның иң куркыныч формаларының берсе. Кеше үз куллары белән аккаунтларына керү мөмкинлеген, акчаларын яки конфиденциаль мәгълүматларын бирә.

Күптән түгел Телеграм мессенджерында «Минем документлар» брендлы иллюстрациясе урнаштырылган чат-бот барлыкка килде. Ул Күпфункцияле үзәккә язылырга тәкъдим итә. Мондый ялган сервислар бик күп.

Чат-ботка язгач, кулланучыга иминлек проблемалары турында хәбәр килә. Билгесез җайланма тоташтырылган, моны Россия Элемтә министрлыгының иминлек хезмәте ачыклаган, интернет-мошенниклыкка каршы көрәш өчен җаваплы хезмәткәрдән шалтырату көтегез, диелә хәбәрдә. Шалтырату килерме-юкмы икәне билгесез. Ләкин кеше инде борчуга бирелә һәм шалтыратуны көтә. Хәбәрдә шулай ук Россия Цифрлар министрлыгының онлайн ярдәм күрсәтү чаты һәм телефоны күрсәтелә (алар, әлбәттә, шулай ук ялган). Ышанучан кеше тәкъдим ителгән контактлардан файдалана һәм мошенникларга барлык кирәкле мәгълүматларны хәбәр итә.

Гади кулланучыларга фишинг сайтларны һәм чат-ботларны тану җиңел түгел.

Игътибар: Татарстан Күпфункцияле үзәгенең Телеграмда чат-боты юк. Кабул итүгә язылу «ВКонтакте» социаль челтәрендәге һәм MAX мессенджерындагы чат-ботлар ярдәмендә генә башкарыла.

MAX мессенджерында чат-бот күптән түгел генә барлыкка килде. Татарстан Күпфункцияле үзәге сынау проектына керде һәм беренчеләрдән булып илкүләм мессенджерда үзенең сервисын булдырды. Аның ярдәмендә кабул итүгә язылырга, язылуны гамәлдән чыгарырга, Күпфункцияле үзәк офисларының адресларын һәм эш графигын белергә, тапшырган гаризаны карауның нинди этапта булуын белергә мөмкин. Чат-бот тиешле тикшерүне узган: чат-бот атамасы янында махсус билге – зәңгәр галка бар. Бу аның рәсми бот булуын күрсәтә.

«ВКонтакте» бергәлегендә дәүләт оешмасы статусын раслый торган соры флагчык күрсәтелгән.

Бары тик тикшерелгән сервислардан гына файдаланыгыз.

Электрон хатлар һәм СМС-хәбәрләр белән сак булыгыз.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Мошенниклар алдаса, нишләргә?

– Мошенниклар корбаны булмас өчен нишләргә?

– Мошенниклардан саклану өчен түбәндәге гомуми кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

  • беркайчан да, беркемгә дә шәхси һәм финанс мәгълүматларыгызны, шул исәптән банк картасы мәгълүматларын, СМС яки пуш-хәбәр аша килгән кодларны хәбәр итмәгез;
  • җайланмаларыгызга вируска каршы программалар урнаштырыгыз һәм саклану чараларын даими рәвештә яңартып торыгыз;
  • таныш булмаган затлар кушуы буенча счетыгызда нинди дә булса гамәлләр үтәмәгез;
  • электрон хатлар һәм СМС-хәбәрләр белән сак булыгыз: шикле сылтамаларга басмагыз, билгесез файллар яки программалар урнаштырмагыз;
  • интернетта сатып алганда куллану өчен аерым банк картасы булдырыгыз.

Аферистлар алдаган очракта, полициягә мөрәҗәгать итегез. Мошенникларның гамәлләре нәтиҗәсендә «Дәүләт хезмәтләре»ндәге аккаунтыгызны блокировкаласалар, аны кире кайтарырга Күпфункцияле үзәктә ярдәм итәчәкләр.

Күпфункцияле үзәктә сез шулай ук мошенникларга каршы торуга юнәлтелгән хезмәтләр ала аласыз. Мәсәлән, шәхси катнашудан башка күчемсез милеккә бәйле килешүләр төзүне, үзеңә кредитлар һәм сим-карталар рәсмиләштерүне тыярга була. Мондый тыюны күп тапкыр билгеләргә һәм гамәлдән чыгарырга мөмкин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх