На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Ураза гаете уңаеннан Чаллыда бәйрәм оештырылачак

30 март, Ураза гаете көнне, Чаллының «Тәүбә» мәчете янындагы мәйданда бәйрәм оештырылачак. Бәйрәм 10:00дән 12:00гә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

Программада балчыктан әвәләү, бизәкләү, агачтан эшләү, сабын ясау кебек кызыклы шөгыльләр, узышу, армрестлинг, кроссфит кебек спорт ярышлары булачак.

Бу көнне батутлар, аттракционнар, квестлар, интерактив уеннар да каралган. Бәйгедә катнашучыларны сувенирлар, бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх