«Адымнар-Алабуга» укучысы Виктория Ермошкина «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Бу чарага викториналарда, сайлау хокукы буенча конкурсларда, шулай ук «Хокук» һәм «Җәмгыять белеме» гомуми белем бирү фәннәре буенча мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар кертелә.
Җиңүе өчен Виктория 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укучыны олимпиадага әзерләгән укытучы Вәсилә Макарова Алабуга районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии