На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанда Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Без хәтерлибез» эсселар бәйгесе башланды

Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Без хәтерлибез» эсселар бәйгесе башланды. Анда республика мәктәпләрендә укучылар һәм югары уку йортлары студентларын катнашырга чакыралар, дип хәбәр ителә ТР Фәннәр академиясенең Тормыш иминлеге фәнни үзәгенең рәсми сайтында.

Конкурс февральдән апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйгегә эшләр ике номинациядә кабул ителә: «Җиңүгә кагыл» – герой-солдатлар турында хикәяләр, «Сугыш юллары буйлап» – хәрби шоферлар турында хикәяләр.

Гаризаларны 2025 елның 17 февраленнән 20 апреленә кадәр түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: guncbgd@mail.ru. Жюри һәр номинациядә өч җиңүчене билгеләячәк, аларны акчалата бүләкләр көтә. Бүләкләү тантанасы апрель ахырына планлаштырылган.

Конкурс, анда катнашу шартлары һәм эшләргә таләпләр турында тулырак мәгълүматны фәнни үзәк сайтында табарга яисә 8 (843) 5-333-776 телефоны буенча белергә мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх