Быел кыш Казанда шактый карлы булыр дип фаразлана. Шәһәрдә 152 миллиметрга кадәр калынлыкта явым-төшем ятарга мөмкин. Бу климат нормасыннан күбрәк, әмма узган елга караганда азрак. Бу хакта синоптиклар фаразларына сылтама белән «Известия» яза.
Казан, узган елдагы кебек үк, илнең иң карлы шәһәрләренең берсе булачак, дип саный метеорологлар.
Фаразларга караганда, Татарстан башкаласында быел кыш узган елга караганда җылырак була.Элегрәк хәбәр ителгәнчә, киләсе атна башында республикага салкыннар килү көтелә. Термометр баганалары -6 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Свежие комментарии