На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...
  • Наталья Котельникова
    Это что за фигня?Алабуганың үзәк ч...

Валерий Фальков: КФУ фәнни мәктәпләре Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылуга иреште

Казан федераль университеты – үзебезнең илдә белем бирү өлкәсендә лидерларның берсе, ә аның фәнни мәктәпләре Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә танылуга иреште. Югары уку йорты гыйльми советының университетның 220 еллык юбилеена багышланган утырышында Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

«Казан федераль университеты студентлары, укытучылары һәм югары уку йортын тәмамлаучылар Россиянең фән һәм мәгариф мәдәнияте данын тәшкил итә. Биредә төрле елларда дәүләтебезнең күп кенә күренекле шәхесләре укыган. Монда Россия территориясендә генә түгел, башка илләрдә дә танылу алган фәнни мәктәпләр формалашкан.

Җирле галимнәр яңа дару материаллары булдырган, яңа космик объектлар ачкан һәм бик күп башка ачышлар ясаган. Бүгенге көндә югары уку йорты үзебезнең илдә белем бирү лидерларының берсе булып кала бирә», - дип хәбәр итте министр.

Ул ассызыклаганча, соңгы елларда Казан федераль университеты күтәрелештә. Студентлар саны, абитуриентлар ягыннан кызыксыну арта, бирегә башка илләрдән укытучылар килә, университетның югары белем бирү системасында абруе арта, монда зур чаралар үткәрелә һәм фәнни ачышлар ясала.

Казан федераль университеты – республиканың һәм бөтен илнең алдынгы белем бирү һәм фәнни үзәге һәм стратегик ресурсы. Ул югары дәрәҗәдәге профессионаллар әзерли, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.

«220 ел – ул бик күп. Бу яшькә җитү югары уку йортына тупланган фәнни-белем бирү потенциалын, киң инновацион юнәлешен горурлык белән күрсәтү мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә университетта 52 меңнән артык студент белем ала. Югары уку йорты үзенең тарихы дәвамында исемнәре, ачышлары һәм казанышлары бөтен дөньяда танылуга ирешкән галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең тулы бер плеядасын әзерләде», - дип котлады КФУны юбилее белән Песошин.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх