ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында урнаштырылган.
«Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегездә – Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнендә минем иң җылы котлауларымны кабул итегез!Бу – республикабызда яшәүчеләрнең йортларына көн саен уңайлылык һәм иминлек алып килүче, социаль һәм сәнәгать учреждениеләренең тормышын тәэмин итүче, әйләнә-тирә мохитебезне матурлаучы кешеләр бәйрәме. Сезнең хезмәтегезнең нәтиҗәсен һәр кеше тоя, ә өйләребездәге яхшы үзгәрешләр сезнең актив катнашыгызда башлана.
Торак-коммуналь хуҗалык – ул гаять зур система, тере организм. Аның эшчәнлегенә даими рәвештә ярдәм итеп торырга кирәк.
Агымдагы елда без коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау, эчәргә яраклы чиста су һәм сыйфатлы җылылык белән тәэмин итү, республикабыз шәһәрләрен һәм авылларын төзекләндерү эшен дәвам итәчәкбез.
Бу программаларның барысы да һәр кешенең тормыш сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә.
Кадерле дуслар! Сез сайлаган эш фидакарьлек, сабырлык һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер булуны таләп итә.
Шәхсән үземнән һәм хезмәттәшләрем исеменнән сезгә уңайлы тормышыбыз һәм лаеклы көнкүрешебезгә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәт белдерәм.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яхшы, күтәренке кәеф, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет телим», – дип йомгаклады котлавын Марат Айзатуллин.
Свежие комментарии