На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Зәй районында «Театр призмасы аша батырлык» фестивале башланды

Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Агымдагы ел Зәй муниципаль районында Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район мәдәният йорты авыл мәдәният йортлары арасында «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсын уздыра. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Беренчеләрдән булып фестиваль кысаларында Поповка авылы үзешчәннәре Эвелина Пиженко әсәре буенча «Язга кадәр ярты сәгать кала» әсәрен сәхнәләштерде.

Вакыйгалар 1945 елда Җиңү алдыннан фронт яны госпитальләренең берсендә бара. Геройлар сугыш турында фикер алыша, бәрелешләр тиздән тәмамланыр һәм алар өйләренә кайта алырлар дип өметләнә. Василина үзенең һәлак булган гаиләсе турында сөйли һәм ул могҗиза белән фашистлардан котылып исән калган, әтисеннән кала, аның бөтен гаиләсен үтергәннәр, шушы госпитальдә сыену урыны алган ул. Пьеса ахырында Василинаның әтисе — Совет Армиясенең хәрби офицеры кызын хәрби хирург ярдәме белән эзләп таба. Левитанның радио аша хәбәреннән геройлар сугышның тәмамлануын беләләр. Бары хәрби хирург кына сугышның әле бетмәгәнен һәм ул ясаган яраларның әле озакка барачагын аңлый...

«Театр бит ул халыкны ял иттерү урыны гына түгел, спектакльдән соң нинди дә булса сабак, гыйбрәт алу, бәя бирү дигән сүз дә. Залда утырган хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да күңелен йомшартты үзешчән артистларыбыз. Көндә кадерле вакытларын кызганмый репетицияләргә йөргән үзешчәннәргә рәхмәтләремне җиткерәм», — район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.

 

Ссылка на первоисточник
наверх