Татарстанның Лаеш районында археологик экспертиза үткәрү вакытында XVIII-XIX гасырларда балыкчылар яшәгән җирлек табылган. Бу хакта Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитетында хәбәр иттеләр дип яза «Апас-информ» сайты.
Автомобиль юлы төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлегенә тарихи-мәдәни экспертиза барышында әлеге ачыш ясалган.
Археологлар тарафыннан мәдәни мирас объекты – «Урман аланы I торак пункты» (XVIII – XX гасыр башы) ачыкланган.Тикшерү вакытында әлеге җирлектә яшәүчеләрнең төрле халык промысле тормышын чагылдырган күпсанлы табылдыклар булган культуралы катлам табылган. Артефактлар арасында – кара һәм кызыл балчык керамика фрагментлары, металл эшләнмәләр, пыяла куыкчыклар һәм балык тоту батыргычлары бар. Материаллар җыелмасы буенча белгечләр сүз элек борынгы карталарда да, хәзерге карталарда да билгеләнмәгән балыкчылар җирлеге турында бара дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәйкәлне дәүләт саклавына кую турында боерык әзерләгән инде. Төзелеш эшләренә заказ бирүче, үз чиратында, табылган археологик объектны саклау буенча чаралар проектын эшли, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии