Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин бу көннәрдә махсус хәрби операциянең алгы сызыгында хезмәт итүче солдатлар янына барды. Ул «Батыр» батальонында, 90 нчы танк дивизиясендә һәм башка хәрби частьләрдә булды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев белән бергә алар сугышчыларга кече Ватаннан җылы сәлам тапшырдылар, үгет-нәсыйхәтләр бирделәр, бергәләп намазлар укыдылар, дога кылдылар, аларның сугышчан рухын күтәрделәр.
Моннан тыш, Махсус хәрби операция зонасына сәфәре барышында Марат хәзрәт Мөфти Камил хәзрәт исеменнән, полк имамнарына һәм мөселман сугышчыларына ярдәм иткәннәре өчен, Диния нәзарәте бүләкләрен тапшырды: «Центр» гаскәрләр төркеме командующиеның хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары генерал Кулаков Кирилл Динисовичка - «ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә 30 ел» медале; 90 нчы танк дивизиясе командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары подполковник Классов Газыйм Фәйзулла улына - Татарстан Мөфтиенең рәхмәт хаты, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии