На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Кукмара районында җәйге каникулларда 160 бала эш белән тәэмин ителгән

Җәйге каникул вакытында балалар ял итеп кенә калмый, акча да эшли. «Россия эше» кадрлар үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Кукмарада 160 бала вакытлыча эш белән тәэмин ителгән. Бу турыда «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

«Без ел саен укудан тыш, каникул вакытларында 14-18 яшьлек үсмерләргә вакытлыча эшкә урнашырга ярдәм итәбез.

Хәзерге вакытта 160тан артык бала төрле эштә хезмәт куя. Билгеле, бу нәтиҗәгә районыбызның эш тәкъдим итүче оешма-предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә тору ярдәмендә ирештек. Мәсәлән, июнь аенда гына эш бирүчеләрдән 6 гариза керде», — дип сөйләде Энҗе Газизҗанова.

Шулай ук мәшгульлек үзәге район Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар комиссиясе белән тыгыз элемтәдә эшли. Балаларны эшле итү — социаль яктан мөһим акция. Чөнки бу балалар өчен беренче хезмәт хакы алу мөмкинлеге генә түгел, ә җәйге чорда балигъ булмаган яшүсмерләр арасында күзәтүчесезлекне киметү, хокук бозуларны кисәтү дә булып тора.

Балалар әйләнә-тирә территорияне төзекләндерүдә, җиңел ярдәмче эшләрдә мәшгуль. Күбрәк төрле эшче, тегүче вакансияләре буш була. Билгеле, балаларны иң кызыксындырган сорау: «Хезмәт хакы нинди?»

«Балигъ булмаганнар белән хезмәт килешүе катгый рәвештә закон таләпләренә туры китереп башкарыла. Шуннан чыгып, укучыларның да Татарстан Республикасында билгеләнгән минималь хезмәт хакы бюджетта 19242 сумнан, бюджеттан тыш 20020 сумнан ким булмаска тиеш. Әмма балигъ булмаган яшүсмерләр тулы көн эшләргә тиеш түгел, бу өлкәдә каты чикләүләр бар», — дип сөйләде белгеч.

Кукмара тегү фабрикасы икенче ел инде каникул вакытында мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итә. Үткән ел биредә якынча 10 бала хезмәт куйса, хәзерге вакытта 8 яшүсмер вакытларын файдалы үткәрә.

«Балалар, яшь үзенчәлекләре таләп иткәнчә, көнгә дүртәр сәгать эшли. Алар синтепон калдыкларын аера, аларны коконнарга тутыралар, дублировкада торалар. Билгеле, укучылар белән эшләү — ул зур җаваплылык. Шуңа күрә игътибарлы булырга, контрольдә тотарга тырышабыз», — дип сөйләде тегү фабрикасы генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Марина Сәмигуллина.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх