На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Түбән Кама мәктәпләрендә яңа профильле сыйныфлар барлыкка киләчәк

«Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе, Түбән Кама химия-технология институты һәм мәктәпләр арасында өч яклы килешү имзаланды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ хәбәр итә.

Инициатива балаларны кечкенәдән үк сәнәгать предприятиеләрендә уңышлы карьерага әзерләүгә юнәлдерелгән. Программа кысаларында укучыларны «Промхимтех» лабораторияләре базасында профессионаллар укытачак.

Бу яшьләр алдында зур мөмкинлекләр ачачак: конкурсларда, олимпиадаларда, профильле сменаларда катнашу, ә иң мөһиме – үз эшенең профессионаллары белән тәҗрибә.

Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин шәһәрнең мәгариф потенциалын үстерү өчен проектның әһәмиятлелеген әйтте. «Балаларыбыз өчен иң яхшы шартлар булдырырга телибез. Монда өстәмә рәвештә укытучылар ярдәме дә бар: квалификация күтәрү курслары, стажировка. Педагоглар төрле яклап үсеш алганда, балаларыбыз яхшы нәтиҗәләр белән сөендерәчәк», – диде ул.

Якын арада сыйныфлар формалашачак һәм факультативлар форматында укыту башланачак.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх