Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнүче республика атлетлары белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе спортчыларны 2023-2024 ел сезонында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады.
«Геосәяси шартларга карамастан, сез тренировкаларда көч куюыгызны һәм югары спорт осталыгы, максатчанлык һәм җиңүгә ныклы ышаныч күрсәтүегезне дәвам итәсез», — дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов атлетларның уңышларында тренерлар, спорт федерацияләре, спонсорлар, клублар һәм учреждениеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсен күрде. Ул спортчыларның һәрвакыт һәм һәркайда көч биреп, ярдәм итеп торган туганнары һәм якыннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Сезнең югары нәтиҗәләр — республика спорт мәктәпләрендә кышкы һәм җәйге спорт төрләре белән шөгыльләнүче 92 мең кыз һәм малайга тырышып шөгыльләнү өчен көчле стимул. Моннан тыш, сез үз үрнәгегез белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылуны пропагандалыйсыз», — диде ТР Рәисе.

Хәзерге вакытта Татарстан халкының 63 проценты системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә, дип искәртте ул. Ел саен милли җыелма командаларда катнашучы атлетлар саны арта: хәзер алар инде 957 кеше. Узган ел алар 965 медаль яулаган.

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, үз чиратында, соңгы кышкы сезонда татарстанлылар 59 медаль яулады: 11 алтын, 20 көмеш һәм 28 бронза, дип хәбәр итте.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Свежие комментарии