«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургтан килгән «Автомобилист» командасына оттырды. Уен Казанда узды.
Беренче периодның бишенче минутында Кирилл Семёнов исәпне «Ак Барс» файдасына ачты (1:0). Уникенче минутта Артём Каштанов исәпне тигезләде (1:1). Унбишенче минутта «Автомобилист» уенчысы Роман Горбунов гол кертте (1:2).
Икенче периодның тугызынчы минутына Казан командасы капкасына өченче алка керде, гол авторы – Рид Буше (1:3). Унберенче минутта 2020-2021 елларда Казанда уйнап киткән Стефан Да Коста дүртенче алканы кертте (1:4). Бу голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Тимур Билалов урынына Михаил Бердин чыкты. Бер минута та үтмәде, Бердин да алка керттерде, голны Максим Денежкин кертте (1:5). Периодның соңгы минутында исәп тагын үзгәрде, Роман Горбунов дубль ясады (1:6).
Өченче периодның бишенче минутында Дмитрий Яшкин «Ак Барс»ның артка калышуын киметә алды (2:6). Унҗиденче минутта «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер алка кертте, ул уен саен гол кертүен дәвам итә (3:6).
Өч периодта да ике команда уенчылары арасында сугышулар булып алды. Сугышкан уенчылар, Трямкин, Карпухин, Барабанов, Горбунов, Карпович һәм Сафонов, бишәр минут штрафчылар эскәмиясендә утырып чыкты.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Бердин);
- Барабанов – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Денисенко – Биро – Яшкин, Карпухин – Марченко;
- Пустозёров – Сафонов – Галимов, Фальковский – Яруллин;
- Бровкин – Фисенко – Кателевский (Жулин).
«Автомобилист»
- Аликин (Галкин);
- Горбунов – Да Коста – Буше, Трямкин – Блэкер;
- Кизимов – Шаров – Мэйсек, Бусыгин – Осипов;
- Хрипунов – Бывальцев – Денежкин, Воробьёв – Карпович;
- Шашков – Романцев – Каштанов (Тарасов), Ишимников.
«Ак Барс»ның киләсе уены 14 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс» – «Металлург» матчы Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда булачак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии