На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Еще одну хотелку Аллаха выполнили... На Х они здесь нужны.  Или - свой сайт. ИЛИ ГОВОРИТЕ ПО-РУССКИ...Миңнеханов «Гырон...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакРөстәм Миңнеханов...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакБалтач районында ...

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең өр-яңа җәйге клибы чыкты

Бүген «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең өр-яңа җәйге клибы дөнья күрде. «Бие» дип исемләнгән композициянең сүзләрен язучы Гөлнара Хәйдәрова иҗат итте, композиторы – Malsi Music проекты аша танылу алган музыкант, композитор, битмейкер Ислам Вәлиев.

Проект «ТАТМЕДИА» АҖ Филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Төркемнең яңа җыры бию сәнгатенең барлык күңел борчуларын тарата алырдай көче турында.

Бу җыр белән төркем яңа буын татар яшьләренә эндәшә, аларны бергәләп биергә, яңа киләчәк төзергә чакыра.

Яшь төркемнең яңа клибында биюләр бик күп булачагы исеменнән үк аңлашыла. Клипта үз тормышларын бию сәнгате белән бәйләгән, бию белән әсирләнгән профессиональ биючеләр дә катнаша. Алар арасында «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты, танылган хореограф Нурбәк Батулла, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, халыкара конкурслар лауреаты Анастасия Чепурова, Казан хореография көллияте студенты Зөһрә Фәйзрахманова, «Лагуна» бию һәм спорт клубы укучылары Рафаэль Дәүләтшин һәм Софья Задворнова бар.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх